Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Фотофакт1111

Теле юкның иле юк

Бөтендөнья татар конгрессының Әлмәт оешмасы белән берлектә газетабыз Татарстан Республикасының телләр турындагы законын тормышка ашыру буенча максатчан эш алып бара. 28 мартта бу уңайдан чираттагы рейд уздырылды. Анда Бөтендөнья татар конгрессының Әлмәт оешмасы җитәкчесе Г.Ә.Кәримова катнашты.

Рейд барышында без шәһәребезнең төрле почмакларында булырга тырыштык, учреждениеләрдәге, объектлардагы алтакталарга игътибар иттек, җәмәгать транспортында да йөрдек. Татарстан Республикасының дәүләт телләре турындагы законның өченче маддәсендә татар һәм рус телләре тигез дәрәҗәдә хокуклы дип язылган булса да, калабызда әле рус теле өстенлек итә. Мәгълүм булганча, соңгы елларда йортларның беренче катлары төрле офисларга, кибетләргә әйләнде. Бу әйбәт күренеш, әлбәттә. Хәзер кешеләргә кирәк әйберләрен эзләп әллә кая барасы юк, барысы да кул сузымында гына. Тик аларның күпчелегендә язуларның бары рус телендә генә булуы йөрәкне әрнетте. Ә бит ике телдә дә язылган язуларның, алтакталарның әһәмияте зур. Алар, беренчедән, Татарстан Республикасында яшәвебезне аңлатса, икенче яктан, тәрбия чарасы булып тора. Безнең фикеребезчә, татар телен өйрәнү балалар бакчалары, мәктәпләр, гаилә белән генә чикләнергә тиеш түгел. Торак пунктлар, алардагы урамнар исеме, алтакталар, оешма-учреждениеләрнең атамалары татар телендә дә матур һәм дөрес итеп язылса, җәмәгать транспортларында тукталышлар ике дәүләт телендә дә игълан ителсә, хезмәт күрсәтүләр ике телдә дә тигез дәрәҗәдә башкарылса, туган телебезгә хөрмәт артыр иде. Бүген әле әлмәтлеләр моның белән мактана алмый. Мисаллар эзләп ерак барасы юк. Бер газета укучыбыз күпме вакыт васыятнамәсен татарча яздырырга интегеп йөрде. Заманында, ягъни 90 нчы елларда җәмәгать транспортында тукталышлар исеме матур итеп дәүләтебезнең ике телендә дә әйтелде. Ә бүген татар телендә түгел, русча да әллә нигә бер генә яңгырый. Шәһәрне бик белеп бетермәгән пассажирларга кирәкле тукталышларын сорарга туры килә.

Дөрес, арада Татарстан Республикасының икетеллелек турындагы законын үтәп, алтакталарын рус һәм татар телләрендә дә язучылар да бар. Аларга без "афәрин!" дибез. Кайчакларда хаталы тәрҗемәләр дә очрый. Әллә ни зур булмаганнарына күз йомарга тырышабыз. Арада башта көлдертә, аннан елата торганнары да очрый. Газетабызның алдагы саннарында шушы темага язылган мәкаләләрдә билгеләп үтелгәнчә, безнең максатыбыз кемне дә булса гаепләү түгел. Һәм без бу хаталарны махсус эзләп тә йөрмибез. Алар үзләре игътибарны җәлеп итә. "Ленина урамы"на ничек игътибар итмәскә була?! Мәшһүр якташыбыз, дөньякүләм танылган мәгърифәтче, галим Ризаэддин Фәхреддин дә безгә аны хатын-кызга әйләндергәнебез өчен нык рәнҗегәндер. "Р.Фахретдина ур." дип язарга кемнең башына килгәндер...

Рейд барышында аларны кабат карап чыгарга булдык. Күңелгә кереп оялаган бәлки әлеге алтакталарны дөрес язылганнарына алыштырганнардыр дигән өмет чаткысы әлеге урыннарга килеп җиткәч шартлап сүнде. 10 нчы мәктәп тә безне бу юлы да "Әлмет шеһере" дигән язулы алтакта белән каршылады. Ә бит бу уку йорты калабызның иң матур, төзекләндерелгән, алдынгы мәктәпләренең берсе. Мәгариф хезмәткәрләренең конференциясе булсынмы, башка чарамы, монда һәрвакыт кунаклар килә. Мәктәп ишеген ачып кергәнче күз иң беренче алтактага төшә. Ә укучылар? Аларның калабыз исеменең нәкъ шулай языла дип уйлаулары бик ихтимал.

Шунысын да онытмаска иде, татарча белгән кешеләрнең барысы да тәрҗемәче түгел. Кайчакларда алтакталардагы тәрҗемәләр русчасы белән туры килми. Бу юлы да шундыйларның берсе игътибарны җәлеп итте: "6-нче җәмәгать тәртиблек саклау пункты, 6-нче номерлы җирле үзидарә территория советы". "Киңәшле эш таркалмас", дигән халкыбыз. Әгәр татар теле белгечләре белән киңәшләшелгән булса, бу язулар урынына дөрес итеп тәрҗемә ителгән "6 нчы җәмәгать тәртибен саклау пункты, 6 нчы иҗтимагый территориаль җирле үзидарә Советы" дигән сүзләр урын алган булыр иде.

Үз милләтеннән качарга тырышучыларның да булуы күңелне яралый. Күптән түгел әти-әнисе мөселман, үзенең дә исем-фамилиясе татар булган бер ир-ат: "Мин татар түгел, мин россияле, миңа татар теле кирәкми", - дип белдерде. Әлбәттә, без Россиядә яшәгәч, барыбыз да россияле. Россияне күпмилләтле халыклар, шул исәптән татарлар да тәшкил итә. Рус теле белән беррәттән туган телендә дә матур итеп сөйләшүче мәшһүр, дәрәҗәле урыннар биләүче милләттәшләребез бихисап. Аларның карьерасына татарлыклары һич кенә дә комачаулык итмәгән.

И.Шәфыйкова.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250