Әлмәт таңнары

Сүзләрне дөрес языйк!

Бөтендөнья татар конгрессының Әлмәт оешмасы белән берлектә туган телебезгә булган мөнәсәбәтне даими контрольдә тотуыбызны дәвам итәбез. Бүгенге язмабызның да «төп герое» - татар теле.

Зур уңышларга ирешкән, дәрәҗәле урыннарга билгеләнгән кешеләр арасында милләттәшләребезнең исемнәрен, аларның татарча сөйләшүләрен ишетү кү- ңелдә горурлык хисләре тудыра. Республикада гомер кичерүче башка милләт вә- килләренең икенче дәүләт телендә аралашуы шулай ук күпләргә үрнәк булып тора. Мәгълүм булганча, педагогия хезмәткәрләренең быелгы республика киңәшмәсе Әлмәттә узды. Анда рус милләтеннән булган мөгаллимә Е.А.Панова да чыгыш ясады. Ул Казандагы уку йортларының берсендә татар теле укытучысы булып эшли. Рус кызының башка телләр, шул исәптән татар теле турында, аны белергә кирәклеге хакында янып-көеп сөйләве искитәрлек булды. Биредә үк Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов: "Ничек инде телне белмәскә мөмкин?! Без бит телебезне сакларга тиешбез. Ул - безнең гореф-гадәтләр дә. Тел белү беркайчан да зыян китерми. Әгәр син өстәмә рәвештә тагын бер тел беләсең икән, бу бит яхшы гына", - дигән иде. Бу сүзләр белән һәр милләт кешесе килешәдер.
Белгәнебезчә, 90 нчы елларда предприятие-оешмаларда татар теле курслары оештырылып, хезмәткәрләрне икенче дәүләт телендә аралашырга өйрәтү эше алып барыла иде. Җәмәгать транспортында да тукталышлар ике телдә дә игълан ителде, алтакталар рус һәм татар телләрендә язылды. Бүген әлеге курслар, алып барылмый инде. Автобус-троллейбусларда тукталышлар исеме татар телендә түгел, хәтта русча да сирәк әйтелә. Нәтиҗәдә бигрәк тә авылдан килгән өлкәннәргә, калабыз кунакларына юл буе кайсы тукталыш булуы хакында сорап барырга туры килә.
Алтакталарны ике телдә язулар да сирәгәйде. Шуңа күрә биналарда Татарстанның икенче дәүләт телендә дә язылган сүзләрне күрү - куанычлы күренеш. Аларның җитәкчеләре мактауга лаек. Тик язмалар гына күпчелек очракта хаталар белән языла. Без инде алар хакында язган идек. Төзучеләр, Ленина, Марджани урамнары ди- елгән алтакталар һаман да кәефне кырып тора. "Көнбатыш" сәүдә комплексы тирәсендәге ике катлы ярминкә бинасына да игътибарны ерактан ук җәлеп итүче хаталы алтакта эленгән: "Сезне курергә без һарвакыт шат!" Без дә татарча язылганнарны күрергә һәрвакыт шат, әлбәттә. Тик хатасызларны. Шунысын да искәртеп узабыз, газета битләрендә әлеге хаталар турында язып, без һич кенә дә бина хуҗаларын гаепләргә, хурларга телә- мибез, киресенчә, рәхмәт белдерәбез. Безнең максат - сүзләрнең дөрес язылуына ирешү. Бу алтакталарны шә- һәрдә һәм районда яшәүчеләр, кунаклар укый. Аларның хәтеренә язуларның ничек язылышы сеңеп калырга мөмкин. Димәк, сүзләрне дөрес язуның әһәмияте икеләтә зур.
И.Апачаева. Автор фотосы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 23 ноября 2017 в 08:59
    Сохранение родного языка
  • 18 октября 2017 в 10:51
    Здоров