Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Фотофакт1111

Сак булыгыз: Чехов урамында өсте ачык кое бар

Өсте ачык калган коеларга, канализация чокырларына егылып төшүләре турында әледән-әле ишетеп торабыз. Үзебезнең Әлмәттә дә мондый хәл булган иде. Әмма әле һаман да сабак алмыйбыз - өсте ныклап ябылмаган коелар очрау шундый нәтиҗә ясауга этәрә.

Бу темага мисаллар күп китерергә була. Балалар да егыла коеларга, зурлар да. Хәтердә, Казанда үзенең туе алдыннан гына канализация коесына егылып төшеп, бер кыз нык имгәнгән иде. Ярый шунда ук коткарырга янәшәсендә дуслары булган. Чаллыда 3 метр тирәнлектәге канализациягә егылган 12 яшьлек үсмер дә могҗиза белән исән кала. Әлмәттә дә Нефтьчеләр мәйданыннан арырак урында бер бала шундый ук язмышка дучар ителә. Кайсыбер кешеләрнең үз эшенә салкын, битараф каравы аркасында чак кына гомерләр өзелми калды.

Өсте ябылып бетмәгән кое Чехов урамында әле дә бар. Кешеләр 40 нчы йорт янын сакланыбрак узарга тырыша.

- Көн саен моннан узып-китеп йөрибез, күптәннән шулай тора инде ул, - диде биредән үтүче Әлфия Сафина. - Куркыныч, әлбәттә. Әти-әнисез йөрүче балалар да бар бит. Алар кое капкачына басып узарга, сикерергә ярата. Төшеп китсә, аннан эзлә балаңны.

Көндез капкачның урыныннан кузгалганы яхшы күренә. Кичен, чынлап та, төшеп китүең дә ихтимал. Хәзер көн көзгә таба авыша башлады. Икенче сменада укучы, түгәрәкләргә йөрүче балалар караңгыда өйләренә кайта башлар. Шуңа кадәр барлык коеларны барлап чыксаң, комачау итмәс иде.

Ирина Апачаева

Автор фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса