Әлмәт таңнары

Әлмәттә татар телен мәсхәрә иткәннәр

Татар башыбыз белән нигә түзеп торабыз соң?

Әлеге дә баягы һаман бер балык башы инде, диярсез! Шулай да бу кадәр гарьлеккә түзәр хәл калмады бит инде, җәмәгать! Күз өстендә каш була торган алтакталарны дөрес итеп язу җитәкчеләрнең намус эше түгелме соң?! Әлмәтнең олимпия резервындагы балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе бинасына эленгән алтактада берьюлы 10 (!) орфографик хата бар. Җөмлә төзелешендәге хилафлыкны әйтәсе дә юк.

Мондый очракларны барлап, фаш итү буенча эшебезне дәвам итәчәкбез.

Хөрмәтле җитәкчеләр! Әгәр дә йөзегезгә кызыллык китерәсегез килмәсә, алтакталар элгәнче һичъюгы «Әлмәт таңнары» газетасы редакциясенә мөрәҗәгать итегез. Ярдәм итми калмабыз.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 8 мая 2018 - 08:42
    На ЧМ-2018 в Казани пройдет 30 концертов
  • 3 мая 2018 - 11:25
    КАК ВЕСТИ СЕБЯ НА СТАДИОНЕ
Ночной режим