Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Фотофакт1111

Әлмәттә киоскларны җимерәләр. Газета эзләгәннәрме, әллә...

Әлмәтлеләрне укымышлы халык диләр. Аларның газета-журналлар укырга яратканлыгын белә идек, әмма моның кадәр үк мөкиббәннәр дип беркем дә уйламагандыр.

Ник дигәндә, бу төндә Интерспорт кибете янындагы киоскны каерып ачканнар. Анда акча булмаганлыгы билгеле инде, шуңа күрә моны эшләгән кешеләргә газета-журналлар кирәк булгандыр дип фаразладык үзебезчә.

Социаль челтәрдәге хәбәрләргә караганда, бүген иртән тагын ике киоскка шул рәвешчә зыян китергәннәр. Татьяна дигән кыз иртәнге 2 сәгать 24 минутта ук соры төстәге киемдәге ике егетнең Орион кибете янәшәсендәге киоскны ватуларының шаһиты булуын язган. Алексей үзәк район шифаханәсе каршында да киоскны җимерүләре хакында ишетүен җиткергән. Полицийскилар иртәнге якта ук вакыйга булган урында иде инде. Алар бармак эзләрен алдылар, тикшерүгә керештеләр.

Ирина Апачаева

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250