Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Фотофакт1111

Әлмәтнең 60 еллыгына багышлап төзелүче парк чүпкә күмелерме?

Шәһәребез үзенең юбилейлы туган көненә һәм Татарстанда нефть табыла башлауның 70 еллыгына әзерләнә. Кемдер тырыш хезмәте белән уңайлылык, матурлык тудыра, икенче берәүләр исә аларга кушыласы урынга җанны әрнетерлек гамәлләр кыла...

Ленин урамындагы 149 нчы йорт белән Гадел хөкем йорты арасындагы мәйданда эш кайный. Эшләүчеләр кырмыска кебек: иртә белән генә агачлар утыртып, чәчәк түтәле ясыйлар, ә инде кичкә әллә никадәр эш башкарылган була. Калабызның 60 еллыгына багышлап төзелүче бу паркны шушы тирәдә яшәүчеләр көтә. Матур, манзаралы урын сайланган! Рәхәтләнеп ял итеп утырырга да була.

Ял дигәннән, бу көннәрдә эшләүчеләр эскәмияләр урнаштыру белән мәшгуль. Бик матур килеп чыга алары да. Парк ачылмады әле. Ләкин шәһәрнең икенче башындагы бу гүзәл почмакны "юарга" өлгергәннәр инде. Чәршәмбе көнне иртәнге якта эшчеләр эшне кайдан башларга белми аптырашта калдылар: чүп җыяргамы, әллә эскәмияләр урнаштыруны дәвам итәргәме?

- Оятсызлар, тәрбиясезләр, - дип сүгенеп китте әлеге тирәдән олы яшьтәге бер апа. Сүгенерлек тә шул. Эскәмия алды көнбагыш кабыклары белән тулган, астында сыра шешәләре, тәмәке төпчекләре, чипсы каплары. Югыйсә чүп савытына кул сузымы гына ара. Ирексездән ишегаллары буйлап йөргәндә йортларда яшәүчеләрнең подъезд төпләреннән эскәмияләрне алуларын сораулары искә төште. Яшьләр монда җыелышып, сыра эчә, көнбагыш чиертә, тәмәке көйрәтә, алардан соң өелеп чүп кала - үтенечнең сәбәбе әнә шул. Яңа парк та шушы язмышка дучар ителер микәнни? Хәзер үк мисаллар күз алдында булса да ышанасы килми. Бәлки әле...

Ирина Апачаева

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250