Әлмәт зиратлары чүп өемендә
Газетабызның алдагы саннарының берсендә Иске Әлмәт зиратының Герцен урамы ягыннан кергән буенда җәй буе корыган агач ботаклары ятуы, шул өемгә якын-тирә йорт хуҗалары да үз "өлешен" кертүен дәлилли торган фотофакт биргән идек.
Редакциябезгә мөрәҗәгать иткән Зилә ханым Мөхәммәтдинова әлеге мәсьләне кузгатып бүген тагын шалтыратты. Баксаң, әлеге чүп өемнәре бер генә сантиметрга да урыныннан кузгалмаган.
- Иртәгә Корбан гаете, шул уңайдан булса кирәк бүген каберлектә тагын тәртип салып йөрүчеләр булды. Тик зират коймалары артына ташланган чүп өемнәре һаман шунда калды, - диде әлмәтле күренешкә җаны әрнеп.
Фото Әлмәтнең экология һәм табигатьтән файдалану Департаментына юлланган иде инде, тик әлегә аннан да анык җавап бирүче булмады...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа