Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Фотофакт1111

Фасадлар рәсем ясау өчен түгел

Мәгълүм булганча, илебездә күпфатирлы торак йортларга капиталь ремонт уздыру буенча федераль программа эшли. Аны тормышка ашыру өчен ел саен билгеле сумма бүленеп бирелә.

Безнең Әлмәт муниципаль районында да 2006 елдан 2010 елга кадәр торак йортларга барлык дәрәҗәдәге чыганаклардан 1560 миллион сумлык капиталь ремонт ясалды. Быел 38 торак йортта ремонт уздыруга әлмәтлеләргә 315523732 сум каралган иде. Аның 106436553 е республика, 83147000 е җирле, 23587461 сумы Россия Федерациясе бюджетларына туры килде. Милекчеләр хисабына туры килгәне 102352718 сум тәшкил итә. Күргәнебезчә, аз акчалар түгел.
Капиталь ремонттан соң йортлар танымаслык булып үзгәрә. Фасадлар гына да ни тора, әллә кайдан ук игътибарны җәлеп итеп, балкып тора алар. Ләкин шәһәрдәшләребез арасында кулларын кая куярга урын таба алмау- чылар, кеше хезмәтен генә түгел, шул матурлыкны, чисталыкны бәяли белмәү- челәрнең дә булуы йөрәкне сыкрата. Күпме акчалар түгеп ясалган фасадларны пычратканда, белдерүләр ябыштырганда алар нәрсә уйлый икән? Әз генә булса да оялу хисе юк микәнни бу кешеләрдә?
Теләсә нәрсә язылган, сурәтләр төшерелгән йортларны күргәч, әти-әниләргә балалар белән бу хакта да сөйләшү, аңлату алып барырга кирәк әле дигән фикергә киләсең. Шуны да онытмаска иде, капиталь ремонт ясауга, фасадларны матурлауга әлеге йорт- ларда яшәүчеләрнең дә өлеше кергән. Беренчедән, бернинди кысага да сыймый торган бу гамәл үзең утырган ботакка балта белән чабу булса, икенчедән, мондый капиталь ремонтның шушы йортка янәдән тиз генә, өстәвенә федераль, республика һәм җирле бюджетлар хисабына уздырылмаячагын ис- тән чыгармаска иде.
И.Апачаева.
Автор фотосы.
Рәсемдә: Ленин урамындагы 42 нче йорт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса