Әлмәт таңнары

Чисталык – бер көнлек?!

Хәбәр иткәнебезчә, Әлмәт муниципаль районында 1 апрельдән 1 июньгә кадәр экологик икеайлык игълан ителде. Ә 21 апрельдә шимбә өмәсе үткәрелде.

Аңа кадәр үк предприятиеләр-оешмалар, территориаль иҗтимагый җирле үзидарә Советлары һәр җомга көнне шәһәр урамнарын, инеш, чишмә буйларын чистартты, чүптән арындырды. Өмә вакытында да зур эш башкарылды, анда эшләүчеләр генә түгел, студентлар, укучылар, диаспоралар да актив катнашты. Экология департаменты биргән мәгълүматларга караганда, 1 апрельдән башлап шәһәр һәм районны тәртипкә китерүдә, беркетелгән территорияләрне төзекләндерүдә 47 меңләп кеше катнашкан. Бик зур сан бу! Аның каравы уртак тырышлык нәтиҗәсендә кар астыннан калган чүпләрдән арынгач, әйләнә-тирәбез яшәреп, матурланып китте, һавабыз чистарды, чишмә-елгалар тагын да челтерәп ага башлады.

Санитар-экологик икеайлык уңаеннан район башкарма комитеты тарафыннан уздырылган киңәшмәдә җыештырылган чүпләрне капчыкларга тутырып шушы ук көнне түгү бурычы куелды. Өмәдән соң да чүпләр өелеп калырга тиеш түгел иде. Аларны түгү өчен предприятиеләр махсус транспорт бүлеп бирде. Ә инде транспорт белән проблема килеп чыккан очракта ГУАДка мөрәҗәгать итү кирәклеге хәбәр ителде. Бу хакта без газетабызда язып чыккан идек һәм анда телефон номерларын да күрсәттек. Ләкин чүпләрнең җыештырылганнан соң ук түгәргә кирәклеге кайберәүләрнең башына килмәгән, ахрысы. Безгә Нефтьчеләр урамында яшәүче газета укучыбыз З.Шакирова шарлавыклы буалар тирәсендә чүпләрнең шул килеш өелеп калуын әйтеп шалтыратты. Чынлап та, загс янындагы шарлавыклы буалар тирәсендәге агачлыклар арасыннан җыелган чүп-яфраклар түгелмәгән. Байтак кына урында өем-өем яткан бу чүпләр хәзер җил белән кабаттан тарала башлаган. Эшне үзвакытында җиренә җиткермәү әнә шундый аянычлы күренешкә, вакытны заяга уздыруга китергән. Өстәвенә алар капчыкларга да тутырылмаган.

Шарлавыклы буаларның әлеге җиренә янына ял итәргә, аның матурлыгы белән хозурланырга килүче өлкәннәр өмә көнне биредә чиста булуын әйттеләр. Дүрт көн эчендә байтак кына үзгәрешләр кичерергә өлгергән әлмәтлеләрнең яраткан урыны. Чүп савыты тирәсендә һәм башка урыннарда да хәзер сырадан бушаган шешәләр, пластик стаканнар, көнбагыш каплары, төрле чүпләр аунап ята. Бу кайберәүләргә тәрбия җитенкерәмәве турында сөйли. Бигрәк тә бала күтәргән әти-әниләрнең җәмәгать урыннарында, сабыйлары каршында сыра эчеп, чүпләрен теләсә кая ташлаулары һич кенә дә аңлашылмый. Ни чәчсәң, шуны урырсың, дигән халкыбыз. Хак сүзләр. Итагатьле, тәртипле яшьләр аз, замана кая бара дип соңыннан бер дә лаф орасы юк. Башта үзебезгә аларга кече яшьтән үк үрнәк күрсәтергә кирәк. Һичъюгы чүпләрне теләсә кая ташламыйча.

И.АПАЧАЕВА.

Автор фотолары.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 18 октября 2017 в 10:51
    Здоров