Әлмәт таңнары

Болай ярамый

Калабызның төзек һәм матур булуы күзне иркәли, бәйрәмнәр чорында шәһәребезгә килгән кунакларда соклану уята. Ләкин, кызганычка каршы, вандализм күренешләре әледән-әле күзәтелеп тора.

Бу иң беренче чиратта кайбер кешеләрнең культура дәрәҗәсе бик түбән булуы белән аңлатыладыр, мөгаен. Шулай булмаса хезмәт ияләренең кул көче кергән, зур тырышлык куеп салынган объектларны җимереп, шуннан тәм табып йөрүчеләр бөтенләй булмас иде. Мондый күңелсез күренешләр күпчелек нәкъ менә халык күп йөри һәм ял итә торган урыннарда күзәтелә. Татарстан нефтенең 60 еллыгы уңаеннан Ленин урамында куелган монумент һәм "Нефтьче" Мәдәният сарае каршындагы баскычларның плитәләрен кубарып, шарлавыклы буалардагы искиткеч матур фонарьларны җимереп ташлаган вакытлар әле дә истә. Бу вандаллык гамәлләре бүтән кабатланмас кебек иде. Юк, ялгышканбыз икән. Әле күптән түгел генә - нәкъ менә Нефтьчеләр һәм Шәһәр көннәрен билгеләп узган чорда башкарма комитет каршындагы Ленин мәйданында урнаштырылган вазаны җимереп төшерделәр. Әлбәттә, ул яңадан күтәртелеп, рәтләп куелды. Әмма күңелдә ниндидер китеклек калды. Шул ук пандусларны гына алыйк. Инвалидлар өчен урнаштырылган ярдәм чакыру төймәләренең күбесен инде ватып бетергәннәр. Кемнәр эшли соң моны? Әлеге сорау-га җавап бер генә: гаиләдә һәм мәктәптә тиешле тәрбия алмаган, әхлаксыз һәм культурасыз гражданнар бу. Шәһәрдәшләребезнең иң яраткан ял итү урыны - Гагарин урамы. Бу урамны яшьләр аеруча үз күрә. Тик ни өчендер алардан соң шулкадәрле күп чүп-чар кала - шаккатмый мөмкин түгел! Ә иң гаҗәбе әлеге чүпнең һәрбер эскәмия янына беркетеп куелган чүп савытлары янында ятуы. Чүп савытлары үзләре исә буп-буш! Гражданнарыбызның күбесе чит илгә чыгып йөри. Европа илләрендәге чисталыкка гаҗәпләнеп, анда яшәүче-ләрнең әдәпле һәм культу- ралы булуын үзләре үк шаккатып сөйлиләр. Тик ни өчендер үзләренә "ә мин нигә андый түгел соң?" дигән сорауны бирмиләр. Үзләре яши торган тирәлектә ватарга, җимерергә һәм чүпләргә ярый дип уйлыйлар ахры.
Әйе, уйланырга җирлек бар. Тик шуны гына онытырга ярамый - кеше культуралы мохитта тәрбияләнергә, гаиләдә һәм мәктәптә әдәплелек һәм әхлак нигез-ләрен өйрәнергә тиеш. Ә моның өчен аларны тәрбия-ләүче өлкәннәрнең үзләренең шундый күркәм сыйфатларга ия булуы сорала. Кагыйдә буларак, балалар күпчелек өлкәннәр-нең гамәлләрен кабатлый. Нәтиҗә бер генә - бүгенге көндә гражданнарыбызга үз-үзләрен тоту культурасы ай-һай ничек җитеп бетми!
Р.ИСМӘГЫЙЛЕВА.
Автор фотолары.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 23 ноября 2017 в 08:59
    Сохранение родного языка
  • 18 октября 2017 в 10:51
    Здоров