Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Фотофакт1111

Берәүләр үстерә, икенчеләр таптый

Ел саен күпме агач киселгәнен, корыганын, янганын чамаларга мөмкин. Ә менә күпмесе битарафлык, саксызлык нәтиҗәсендә юкка чыгуын исәпләп булмый. Бу фаразларга бирелә торган гамәл түгел.

Җирлектә зурдан кубып агач утырткан вакыт хәзер. Шундый чорда редакциягә Тихоновка бистәсендә яшәүче газета укучыбыз фотофакт алып килде. Баксаң, анда җир астыннан торба сузу белән мәшгуль оешма 8 ел элек бистәдә гектар ярым мәйданда "Әлмәтнефть" идарәсе ярдәме белән утырткан чыршыларны таптый. "Кызганыч, агачлар матур гына баш калкыткан иде", - ди әлеге ваемсызлыкка борчылучы якташыбыз.
Ләйләгөл МИНАЕВА
Рәсемдә: Тихоновка бистәсе Нефтьчеләр урамындагы 55 нче йорт артындагы манзара

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250