Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Фотофакт1111

50 дистә елдан соң кабатлаганнар [+ФОТО]

Бөек язучыларыбызны Әлмәтебезнең Ленин мәйданында бер кадрга "эләктереп" алган бу тарихи фото Рафаил Төхфәтуллинның улы Рөстәм абыйның гаилә архивында саклана. Аның "игезәге" дә бар.

"Мин Әлмәттә җиде повесть, бик күп хикәяләр һәм очерклар яздым, мәкаләләрем чыгып тора, Әлмәт драма театрында пьесам куелды. Аннан бигрәк мин Әлмәттә бик күп дуслар таптым. Каләмдәшләрем Гариф Ахунов, Әдип Маликов, Гамил Афзал белән кулга-кул тотынып, иҗади дуслыкта яшибез", - дип яза Рафаил Төхфәтуллин ("Хезмәт байрагы", 1981 ел, 23 февраль).

Язучының 90 еллыгына багышлап нәшер ителгән "Минем җаным китапларымда" дип исемләнгән саллы җыентыгында Гариф Ахуновның, Әдип Маликовның аңа язган хатлары да урын алган.

Фотоның "игезәге"ндә исә дистә еллардан соң нәкъ шушы урында, шушы ук кыяфәттә язучыларның балалары Наилә Ахунова, Рөстәм Төхфәтуллин, Әнвәр Маликов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса