Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗигаләр

Үзбәкстан кешеләре полиция хезмәткәрләрен кыйнаган

Үзбәкстанның өч кешесе 31 яшьлек Хурсандбек Сабиров, 42 яшьтәге Тулкин Сабиров һәм 30 яшьлек Рамат Рахманов суд тарафыннан гаепле дип табылган.

Җинаять эше материалларына караганда, 2014 елның 19 августында полиция хезмәткәрләре Апас бистәсенә килә. Хокук сакчыларына җирле кешедән, аны эзәрлекләүләре турында хәбәр кергән була. Мөрәҗәгать итүче белән сөйләшкән вакытта аларның эш машинасына "Газель" автомобиле килеп бәрелә. Аннан бертуган Сабировлар белән Рахманов чыга һәм полиция хезмәткәрләрен кыйный башлый. Хокук сакчылары кисәтү йөзеннән берничә тапкыр һавага аткач, явыз ниятле бәндәләр машинага утырып качмакчы була.

Аларны ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә куып тотып, тоткарлыйлар. Каршылык күрсәткән әлеге бәндәләр Тулкин Сабировның аягына атып яралагач кына тынычлана.
Суд Тулкин Сабиров, Хурсандбек Сабиров һәм и Рамат Рахмановны 5, 4 һәм 2,5 елга гомуми режимлы колониягә озату турындагы хөкем карары чыгарган, дип яза "Интертат.ру".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса