Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗигаләр

Югалган күп балалы ананың гәүдәсен тапканнар

1 сентябрь көнне югалган 33 яшьлек өч бала анасын Идел ярыннан очраклы балыкчы тапкан.

Казанда яшәүче Елена Куликова психик авыру булган, югалган көнне ул республика психиатрия шифаханәсенә килгән, табибка чират алган һәм чираты җиткәнне көтеп тормыйча 16.00 сәгатьләр тирәсендә урамга чыгып киткән һәм югалган. Аның әйләнә-тирәдәгеләр белән сөйләшмәвен, бер ноктага төбәлеп озак утырырга мөмкин булуын да хәбәр иткәннәр иде.

Фаразларга караганда, хатын батып үлгән. Бәлки үз теләге белән суга сикереп батып үлгәндер. Өйдә ире белән өч баласы калган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса