Әлмәт районында йорт янган
Торак йорт, печәнлек һәм сарай - барысы да янган.
Кәләй станциясендәге бер ишегалдында чыккан янгын торак йортка күчкән. 70 яшьлек пенсионер Раиса Пайдуллина гаиләсенең барлык милке дә утта юкка чыккан. Шул исәптән 38 кош-корты - тавыклар һәм үрдәкләре. Кешеләр зыян күрмәгән.
10 октябрь көнне бу гаилә өчен зур фаҗига булган. Куркыныч янгынны барлык станция халкы күзәткән. Берничә янгын сүндерү машинасы ут белән көрәшкән, әмма йортны саклап кала алмаганнар. Раиса Пайдуллина биредә гомер буе диярлек яшәгән. Күптән түгел ире дә үлеп киткән. Йортта шулай ук аның кызы һәм оныгы яшәгән. Нәкъ менә малай беренче булып төтенне печәнлектә күреп алган. Әгәр гаилә вакытында торактан китмәгән булса, нәтиҗәләре куркыныч булыр иде.
Йортсыз калган гаиләгә ярдәм итәргә теләүчеләр 8 917 918 81 28 номерына шалтырата алалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа