Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗигаләр

Волонтер авыруны үтергән

42 яшьлек ир-атны әти-әниләре акча түләп дәвалануга җибәрә.

Бело-Безводное авылындагы шәхси клиникага Яр Чаллыда яшәүче наркоман әнә шулай килеп эләгә. Әти-әни улларын яман чирдән коткармакчы булалар. Ир-ат наркотик матдәләрне 14 яшеннән куллана торган булган. Клиникадан өч көннән соң әти-әнигә реабилитациянең яхшы баруы турында әйтеп шалтыраталар. Әмма бер атнадан аның үлүе турында хәбәр килә. Гомер өзелүгә Уфадан килгән волонтер тарафыннан ясалган күп санлы җәрәхәләр сәбәпче була. 26 яшьлек волонтер элек үзе дә наркотик кулланган икән. Аның әйтүе буенча чаллылы үзен агрессив тоткан, кулына пычак алган. Аны тынычландыру өчен, имеш, көч кулланырга туры килгән. Ул 9 елга ирегеннән мәхрүм ителгән, ә реабилитация үзәге ябылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса