Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗигаләр

Әлмәттәге бер йорт подъездында коляскага ут төрткәннәр

Бу күпфатирлы йортта мондый шаккатыргыч хәл беренчеләрдән түгел.

Әлмәттә Әминов урамы буенча 11 нче йортта кечкенә балалы гаиләнең колясканы подъездда калдыра торган гадәте булган. Вакыйга 16 октябрьдә була. Билгесез зат коляскага ут төртеп яндыра, корым белән йорт диварларын һәм лифтны пычратып калдыра. Әлеге хулиганлык буенча тикшерү эшләре алып барыла, дип белдерәләр йортта яшәүчеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса