Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗигаләр

Улы әнисен кыйнап үтергән

Урта яшьләрдәге ир административ хокук бозу факты өчен полиция бүлегенә китерелә. Ул 61 яшьлек әнисен каты итеп кыйный.

Әмма административ хокук бозу факты авыр җинаять кылуда гаепләнү белән ялганып китә. Хәзер Яшел Үзәндә яшәүче бу кешегә карата «Зыян күрүченең үлеменә китерерлек дәрәҗәдә сәламәтлегенә авыр зыян китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Полицейскийлар сөйләвенә караганда, ир исерек хәлдә өйдә әнисен кыйный. Пенсионер ханым полициягә хәбәр итеп тормый. Әмма ике көннән үзен начар хис итә башлый һәм иреннән ашыгыч ярдәм машинасын чакырттыра. Баш миенә нык зыян килү сәбәпле, әни кеше шифаханәдә үлә. Медиклар бу хакта полициягә хәбәр итәләр. Алар исә ананың үлеменә сәбәпчене кулга ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса