Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗигаләр

Туган көн бәйрәмендә бала борынсыз калган

Әлеге хәл башкаланың Фән һәм техника йортында бәйрәм вакытында була.

Биредә иптәшенең туган көнен уздырган чакта малай каты зыян күрә. Уеннар барышында 11 яшьлек бала пыяладан эшләнгән киртәгә бәрелә, нәтиҗәдә аның борыны өзелә, бите, иреннәре киселә. ДРКБда аңа 6 сәгать дәвамында операция ясыйлар. Малайда тумыштан йөрәк зәгыйфьлеге дә була. Әлеге вакыйгадан соң исә ул психологик травма ала. Үзен борынсыз күргәнгә дә малай куркып кала. Хәзер, әнисе сүзләренчә, ул төрле куркыныч әйберләр белән мавыга башлаган, үз-үзенә йомылган.

Әлеге хәлдән соң аларга бер кеше шалтыратып, бу хакта бернәрсә дә сөйләмәскә куша. Билгесез зат оешманың ринопластика өчен түләячәген дә әйтә, әмма бераз вакыттан соң ул югала, элемтәгә чыкмый. Боларны малайның әнисе җиткергән.

Фән һәм техника йорты директоры гаиләгә бер тапкыр да шалтыратмаган. Әни кеше Тикшерү комитетына гариза язгач, анда директорны түгел, ә туган көн уздырган гаилә башлыкларын чакыртканнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса