Әтисе кызын күмүгә 42 миллион сум акча тоткан
17 яшьлек мәскәүле кечкенәдән театр югары уку йортына керергә хыялланган.
Тик табиблар аңарда 4 нче стадиягә җиткән яман шеш авыруы тапканнар. Яшүсмергә киләчәккә кагылышлы матур уйларын онытырга туры килгән.
Моның белән ризалашу ничек кенә авыр булмасын, әтисе кызының соңгы минутлары якынлашуын яхшы аңлаган һәм алдан барысын әзерләгән.
Кызны театраль сәхнә шартларында күмгәннәр. Табут бәллүрдән ясалган, ә яшүсмерне соңгы юлга озатырга килүчеләр бердәм стильдә булган.
Фото: https://www.kakprosto.ru/kak-904681-kakie-cvety-mozhno-darit-beremennym
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа