Онык әбисен үтереп, гараж подвалына качырган
Әлеге вакыйга прокуратура ярдәме белән генә ачыкланган.
Әлеге ханым фатирын сатып, яңа яшәү урыны буенча пенсия алырга мөрәҗәгать итмәгән.
Зәй полициясе 89 яшьлек әбине үтерүдә гаепле 29 яшьлек егетне тоткарлаган.
Пенсионер ханым узган елны башында фатирын саткан, әмма пенсиясен яңа яшәү урынына күчеререгә гариза белән мөрәҗәгать итмәгән. Шул ук вакытта туганнары да борчылмаган, аның югалуын полициягә дә хәбәр итмәгән.
Хәзерге вакытта бу уңайдан җинаять эше кузгатылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа