Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗигаләр

Мал табибы булып эшләүче ир хатынының сөяркәсен ирлек әгъзаларыннан мәхрүм иткән

Сөяркә шундук җан-тәслим кылган…

Әлеге коточкыч фаҗига Татарстанның Алексеевск районында булган.
31 яшьлек хатын күрше авылда торучы дустына кунакка җыена, «Дружба» хуҗалыгында мал табибы булып эшләүче ире балалары белән өйдә калырга риза була. Анда хатынны танышы илтеп куярга тиеш була.
Кичкә таба хатыны өенә кайтмагач, ире борчылып дустына шалтырата һәм хатынының аның янына килеп җитмәвен белә. Үз-үзенә урын таба алмаган ир илтеп куярга тиеш булган танышының өенә бара һәм шунда ук хатынын да очрата.
Көнләшүдән котырган ир пычак белән ирнең җенси әгъзаларын кисеп ташлый һәм хатынына ташлана. Икесе дә шунда ук җан бирә.
Көнче ир полициягә үзе шалтырата һәм җинаять кылганын хәбәр итә.
Хәзерге вакытта әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса