Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗигаләр

Әлмәттә юлда 28 кеше үлгән

Юлларда кеше гомерләре өзелү дәвам итә. Татарстанда юл хәрәкәте куркынычсызлыгы белән тәэмин итү буенча хөкүмәт комиссиясе секретаре, өлкән юрисконсульт, полиция подполковнигы Альберт Ишниязов катнашында узган Әлмәт район юл куркынычсызлыгы буенча комиссия утырышында шулар хакында сүз барды.

Быелның сигез аенда республикада юлларда 298 кешенең гомере өзелгән. Һәлак булучылар күп булган ун район арасында Әлмәт тә бар. Бу чорда районда 147 ДТП теркәлгән. Аларда 28 кеше үлгән, 209 кеше зыян күргән. Хәмер кулланып руль артына утырган 571 шофер ачыкланган. Алар катнашында 28 юл-транспорт вакыйгасы килеп чыккан, шуның 14 ендә 10 кешенең гомере өзелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса