Әлмәттә янгын, үлүче бар
Бүген иртән 5 тулып килгәндә Зәй тыкрыгында шәхси йорт януы турында хәбәр керә.
Янгын сүндерүчеләр килгәндә йортның түбәсе һәм эче яна торган була. Хуҗа өй эчендә аның хатыны булуын әйтә. Сигезенче яртыларда янгыннан калган хәрабәләрне актарганда 1958 елгы хуҗа ханымның мәетенә тап булалар.
Янгынның сәбәбе электр җиһазларын монтажлаганда кагыйдәләрне бозу дип фаразлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа