Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗигаләр

Әлмәттә суга баткан ир-атны эзлиләр

Балыкчының көймәсе әйләнеп каплана.

Шәһәр сусаклагычында эзләү-коткару операциясе җәелдерелде, сулыкта югалган ир-атны эзлиләр. Якынча мәгълүматлар буенча ул көймәдә әйләнеп каплана.

Коткаручылар әйтүенә караганда, югалган кеше ике танышы белән була. Төнлә балык тоту өчен алар көймәдә шәһәр сусаклагычындагы утраучыкка йөзеп килә. Ир-атларның берсе көймәдә ярга кадәр йөзәргә карар кыла, тик көймә әйләнеп каплана һәм балыкчы күздән югала. Танышлары тиз арада коткаручыларны чакырта.

Урында Лениногорск һәм Әлмәт эзләү-коткару отрядлары белгечләре эшли. Эзләү буенча водолаз төркеме дә җәлеп ителә. Эзләү урынында тирәнлек 5-6 метр тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса