Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗигаләр

Әлмәттә шифаханәгә эләккән ханымның машинасын урлаганнар

Әлмәт полиция хезмәткәрләре июнь башында урланган машинасын хуҗасына кайтарып биргән.

Автомобильдә 30 яшьлек ирнең хатыны йөри торган булган. Ханым шифаханәгә эләгеп, өч көн узгач кына ир автомобильнең калдырган урыныннан юкка чыкканын абайлый һәм эчке эшләр бүлегенә мөрәҗәгать итә. Тикшерү барышында полиция хезмәткәрләре 28 яшьлек әлмәтлене тоткарлый. Берничә тапкыр хөкемгә тартылган адәм машинаны урлап, сатып җибәргәнен таный. Нәтиҗәдә югалган транспорт чарасын Башкортстаннан табып алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса