Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗигаләр

Әлмәт районында 17 яшьлек егетне үтерүчеләр тотылды

Әлмәт районы Березовка авылында моннан биш ел элек - 2010 елның 21 июлендә 17 яшьлек егет өйдән чыгып киткән килеш югалган иде.

Биш ел буена полиция хезмәткәрләре аның кайдалыгын билгеләү буенча эш алып барды. Шул исәптән үтерү версиясен дә карады.

Ниһаять, быел җәй яшь кешенең югалуында аның ике танышының катнашы барлыгын ачыкладылар. 10 августта беренче гаепләнүче тоткарланды - ул Әлмәттә яшәүче, элек хөкем ителгән 24 яшьлек егет. 11 августта тоткарланучы белән бергә опеативниклар Кузайкино бистәсеннән ике чакрым ераклыкта урманлыкта үтерелгән егетнең үле гәүдәсен таптылар. Аны берьярым метр тирәнлектә күмеп куйганнар. Тиздән үтерүдә гаепле икенче егет тә кулга алынды. Ул 22 яшьлек егет, үтерелгән егетнең авылдашы булып чыкты. Үтерү сәбәбе - үзара дошманлык. Егетләр үтерүне алдан планлаштырганнар. Зыян күрүчене агачлыкка чакырганнар да, башта чигәсенә пычак белән кадаганнар, аннары буып үтереп, күмеп куйганнар.

Җинаять эше кузгатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса