Күршесенең муенына пычак белән кадаган – ир үлгән
Көнчелек аркасында фаҗига килеп чыга.
Элек йөргән кызы янына август аенда ир яшәргә кереп тора. Шунда ул йөргән кызының күршедә яшәгән бер ир белән мәхәббәт куертканын белеп ала.
43 яшьлек ир шуның өчен күршесеннән көнләшә башлый. Ә берсендә түзми, төнлә аның янына кереп пычак белән кадап үтерә. Моны белгән хатын шунда ук полиция чакырта. Ир үзенең гаебен таныган. Тикшерү бара. Бу фаҗига Түбән Камадагы бер тулай торакта була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа