Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗигаләр

Коточкыч хәл: бер фатирда алты баланы үтереп тураклаганнар

Тикшерү комитеты кече яшьтәге балаларны үтерү факты буенча җинаять эше кузгаткан.

Түбән Новгородта яшәүче гаиләдә алты бала тәрбияләнгән. 25 июльдән бирле алар мәктәпкәчә учреждениегә йөрмәгәннәр. Тәрбиячеләр бу турыда хокук саклау органнарына хәбәр иткән.

Полицейскийларга ишек ачучы булмаган. Күршеләре моннан алдагы көнне генә әти кешене күрүләрен, аның билгесез юнәлештә китеп баруын әйткәннәр. Тәрәзә аша фатирга үтеп кергән полиция хезмәткәрләре коточкыч хәлгә тап була: фатирда алты баланы үтереп тураклаганнар.

Фаразларга караганда, балаларны әти кеше үтергән. Хәзер әти-әнинең кайдалыгын ачыклау һәм тикшерү бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса