Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗигаләр

Компьютер уеннары 17 яшьлек егетнең башына җиткән?!

Полиция участогына борчулы хәбәр керә: билгесез сәбәпләр аркасында өендә 17 яшьлек егет үлгән. Тәнендә көч куллану эзләре юк.

Тикшерүчеләр җыйган мәгълүматларга караганда, Башкортстанның Өчиле районында яшәүче бу егет август башыннан бирле өйдә торырга мәҗбүр булган - аягын имгәткән булган. Төннәрен егет компьютерда уйнарга яраткан. 2014 елдан бирле аның 2000 сәгатьтән артык компьютер артында утыруын исәпләп чыгарганнар.

31 августка каршы төндә дә егет монитор экраны каршында утырган булган. Кинәт аңын югалтып егылгач, туганнары ашыгыч ярдәм машинасы чакыртканнар. Әмма табиблар егетнең гомерен саклап кала алмаган. Тикшерү бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса