Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗигаләр

Камада көймә ватылу сәбәпле утрауда төн кунган гаиләне коткардылар

Өч олы кеше һәм бала көймәдә йөзәргә китә, әмма штормга эләгә.

ТРда Кама буенда көймә ватылу сәбәпле, утрауда калган гаиләне коткарганнар. Бу хакта «Татар-информ» МАга ТР буенча Россия МЧС Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

19 июльдә Яр Чаллы ПСО коткаручылары Камага чыкканнар, анда дүрт кешене коткарганнар, шуларның берсе - бала.

Билгеле булганча, гаилә көймәдә Камага киткән һәм штормга эләккән. Көймәнең моторы ватылган һәм алар якындагы утрауга бик авыр барып җитә алганнар һәм төн кунган. Икенче көнне  коткаручылар кешеләрне суда эзләгәннән соң, аларны утрауда тапканнар. Гаиләне Гөлек авылы янындагы ярга алып киләләр, анда аларны кайгырып югалткан туганнары каршы алганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса