Җинаятьчедән качарга теләп, җиденче каттан егылган
Кыз үзен көчләргә теләүчедән качарга теләгән булган.
Мәскәүнең Демьян Бедный урамындагы фатирда Кыргызстаннан килгән бер адәм үзенең 19 яшьлек ватандашын көчләргә теләгән. Кыз аны этеп җибәргән дә балконга йөгереп чыккан. Аскы катка төшәргә теләп балкон периласын атлаган, тик тотынып кала алмыйча җиденче каттан егылып төшкән. Кызны авыр имгәнүләр белән шифаханәгә озатканнар. Ә ир-атны тоткарлаганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа