Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗигаләр

Хәзер кызлар да куркыныч: берсе пенсионер бабайны кыйнаган

22 яшьлек Түбән Кама кызы 82 яшьлек бабайны кәтмән (мотыга) белән кыйнаган.

Бу хакта РФ ЭЭМ Түбән Кама буенча идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бабай кичке якта гаражга барып, аннан ит алып кайтырга тиеш була. Юлда танышының 22 яшьлек кызын очрата, тегесе ярдәм итәргә теләк белдерә. Болар таксига утыралар да гаражга китәләр. Гаражда эчәләр, аннан соң кыз пенсионерның башына кәтмән сабы белән тондыра һәм акча сорый. Бабай 2 мең акча бирә.

Кызны полиция хезмәткәрләре тота, акчаның бер өлешен спиртлы эчемлекләргә туздырган була инде. Аңа карата җинаять эше кузгатылган.

http://www.zamansulyshy.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса