Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗигаләр

Хатыны белән ачуланышкан ир-ат, ванна бүлмәсендә үз-үзенә кул салган

Фаҗига Чаллының 35нче комплексындагы йортларның берсендә килеп чыга.

Телефоннан бик озак шалтыратып та бернинди җавап та булмагач, әти-әниләре төш вакытында улларының хәлен белергә килә. Ишекне беркем дә ачмаганлыктан, алар Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы коткаручыларын чакырта.

35 яшьлек йорт хуҗасының үле гәүдәсен ванна бүлмәсендә табып алалар. Ул моннан бер тәүлек элек үз-үзенә кул салган була.


Соңрак ачыкланганча, моннан бер көн алдан ир белән хатын сүзгә килә, шуннан соң хатыны, ирен үзен генә калдырып, ике баласы белән өйдән чыгып китә. Ир-атны стресс үз-үзенә кул салдырырлык хәлгә җиткергәндер, күрәсең.

http://intertat.ru/tt/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса