Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗигаләр

Гарәбстанда мәчеттә шартлау булган [+ВИДЕО]

Согуд Гәрәбстанының Мәдинә шәһәрендә кичә кич булган теракт нәтиҗәсендә 5 кеше үлгән, 6 кеше яраланган.

Бу хакта Sky News Arabia спутник каналына сылтама белән ТАСС хәбәр итә. Теракт Пәйгамбәр мәчете (Әл-Мәсҗид ән-Нәбәви) янәшәсендә оештырылган, дип яза Татар-информ.


Шартлаткычны террорчы меңләгән кеше җыелган мәчет һәм суд арасындагы автопарковкада гамәлгә китергән. Җирле матбугат чаралары хәбәр итүенчә, үзен-үзе үтергән террорчы ифтардан соң авыз ачу мәҗлесенә дә кушыласы килүен белдергән. Шуннан соң террорчы тәненә беркетелгән шартлау җайланмасын гамәлгә китергән.

Согуд Гарәбстанының эчке эшләр министрлыгы террорчылык акты буенча тикшерү эшләрен башлаган. Мәчеткә янындагы юлларда өстәмә блокпостлар һәм тикшерү пунктлары оештырылган, мәчет яны территориясе тулысында ябылган, әмма мәчет гадәти режимында эшли.

http://intertat.ru/tt/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса