Елга төбеннән ир-ат гәүдәсе табылган
Лениногорск районында яшәүче узган елның ноябрь аенда юкка чыккан булган.
Полиция хезмәткәрләре аны эзләп караганнар, әмма тапмаганнар. Февраль аенда хокук тәртибе сакчылары ир-атның үтерелгән булуын ачыклаганнар һәм фараз ителгән җинаятьче эзенә төшкәннәр. Ир-ат Алабуга яшәүче, берничә тапкыр хөкем ителгән кеше янына кунакка килгән булган. Өстәл артында кәеф-сафа корып утырганда ике арада бәхәс чыга һәм хуҗа кунакка пычак белән ташлана. Аннан соң ул үле гәүдәне Кама елгасына илтеп ташлый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа