Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗигаләр

Өч кешене үтергән җинаятьчене Татарстанда эзлиләр

Удмуртиядә бер ир өч кешелек гаиләне суеп чыккан һәм хәзерге вакытта Татарстанга качкан булырга мөмкин.

Үтерү 15 август төнендә була. Ул 86 яшьлек һәм 60 яшьлек ике хатын-кызны, 32 яшьлек егетне үтерә. Аларның барысында да пычак белән ясалган җәрәхәт эзләре була.

Фаразларга караганда, үтерүче 32 яшьлек адәм. Ике гаиләдә дә - үтерүчедә дә, үлгәннәрнекендә дә полиция хезмәткәрләре бар. Хокук саклау органнары һәлак булучыларның җинаять кылуда шикле дип табылган ир белән таныш булуын фаразлый. Шул ук вакытта өен тентегәннән соң җинаятьченең әнисе үз-үзенә кул салган. Җинаятьче Татарстанда яшеренә дигән фараз бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса