Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗигаләр

Өч кешене үтерүче япь-яшь егет кулга алынды

Яр Чаллы полицейскийларына коточкыч җинаятьне ачу өчен тәүлектән дә азрак вакыт җитә.

Баксаң, 21 яшьлек түбәнкамалы Шәүкәт Миндияров Чаллыга фатир басу нияте белән килгән булган. Төнге сәгать өчләр тирәсендә ул тәрәзә аша бер фатирга үтеп керә. Ә анда диванда йоклап ятучы кешене күрә. Озак уйлап тормастан, ул 50 яшьлек адәмнең муенына берничә тапкыр кухня пычагы белән кадый. Шуннан соң 66 яшьлек хуҗабикәне һәм аның 40 яшьлек улын да шундый ук юл белән үтерә. Өйдән уен приставкасы, планшет, 5 мең сум акча һәм банк карталары алып, кухняда газ конфоркаларын, шәм кабызып, фатирны ачкыч белән бикләп чыгып кача.

Мәетләрне икенче көнне үтерелгән хуҗабикәнең икенче улы күреп ала. Аны газ исе килә дип күршеләре чакырткан була.

Урынга килеп җиткән полицейскийлар фатирда калган бармак эзләреннән мәгълүматлар базасы ярдәмендә үтерүченең кем булуын ачыклыйлар. Берничә сәгатьтән җинаятьче кулга алына. Ул гаебен таный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса