Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗигаләр

Әби-бабасы янып үлгән, онык тәрәзәдән чыгып котылган

Казанның Залесный бистәсендәге янгын турында кичә 19:39 сәгатьтә хәбәр ителә. Янгынны сүндергән вакытта 1953 елгы ир-ат һәм 1952 елгы хатын-кызны йокы бүлмәсеннән табып алалар.

Ир белән хатыны әле яшәү билгеләре бирсә дә, табиблар аларның гомерен саклап кала алмый. Янгын вакытында йортта аларның оныгы да булган. Ул төтен исе сизгәч, ишекне ачып карый һәм аш бүлмәсендә көчле төтен, ялкын күреп ала. Шуннан ул ишекне кабат ябып, тәрәзә аша урамга чыгып котыла. Ул шулай ук эштән соң үзен алмага килүче әтисенә дә янгын турында шалтыратып әйтә.

Янгынны 21:05 сәгатьтә сүндергәннәр. Тикшерү бара.

http://intertat.ru/tt/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса