Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗигаләр

Бер яшьлек баланы яндырып үтерә язган

Бүген иртән исерек ир фатирда бер яшьлек баласы белән калганнан соң, бикләнеп, хатынын кертми башлый.

Гаиләдә низаг турында хәбәр алган полицейскийлар килеп җиткәндә ирнең тәрәзәдән кухня кирәк-яраклары ыргыткан вакытына туры киләләр. Хатыннан рөхсәт сорап, алар фатир ишеген ватып эчкә уза. Нәкъ шул вакытта ир фатирга ут төрткән була. Полицейскийлар төтен эченнән баланы эзләп табып, одеялга төреп алып чыга. Аннары күршеләр ярдәме белән янгынны сүндерәләр.

Бу гадәттән тыш хәл Яр Чаллыда була. Полицейскийлар вакытында чара күрмәгән булса, вакыйганың нәтиҗәләре аяныч булырга мөмкин иде.

Коткарылган бала белән ананы сәламәтлекләрен тикшерү өчен шифаханәгә илтәләр. Ә ирне полиция бүлегенә алып киләләр. Тикшерү бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса