Балалар өстенә агач төшкән өчен мөдир җавап тотачак
22 июнь көнне бакча территориясендә ике баланың өстенә агач килеп төшә.
Бу хәл Түбән Кама районында Зур Афанас авылы бакчасында була.
Малайның баш миенә зыян килә, кызга исә берни дә булмый. Суд 40 яшьлек бакча мөдире, агачларның корып кеше сәламәтлегенә куркыныч янавын белә торып, аларны кистермәгән дигән карарга килгән.
Мөдир үзенең гаебен таныган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа