Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗигаләр

Балалар 8 яшьлек малайны тереләй күмгәннәр

Әлеге хәлне өлкәннәр күзәтеп торган.

Бу хәл Башкортстанның Кырмыскалы районында була. Күл буенда малайлар чокыр казый. Шунда 8 яшьлек малай төшә. Иптәшләре аны шаярып кына туфрак белән күмә башлыйлар. «Күмү» вакытында баланың тын юлларына ком эләгә. Тончыга башлаганын күреп, балалар аны кире казып алалар һәм авыз эчен юдыртырга тырышып карыйлар.

Вакыйганы өлкәннәр күреп тора. Алар ашыгыч ярдәм машинасы чакырта. Әмма малай реанимациядә асфиксиядән үлә.

Җинаять эше кузгатылган. Тикшерү бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса