Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗигаләр

Авариядә тулы бер гаилә үлгән

Коточкыч һәлакәт кичә Төмән-Ирбит юлының 36 нчы чакрымында булган - "УАЗ" һәм "ВАЗ-2114" машиналары бәрелешкән.

Ике машинаның да Свердловск өлкәсеннән булуы ачыкланган. Беренчел фаразлар буенча, тәгәрмәче тишелү сәбәпле "УАЗ" машинасы каршы як полосага чыга. "Лада" автомобиленең 25 яшьлек йөртүчесе тимер атын читкә борырга теләсә дә, һәлакәттән качып котыла алмый - алар юл читендә бәрелешә.

Һәлакәт нәтиҗәсендә "Лада" машинасын йөртүче һәм аның гаиләсе: 26 яшьлек хатыны белән 8 айлык кызы үлә. Бала автобишектәге махсус каешлары белән эләктерелсә дә, бишек үзе машинаның саклык каешларына эләктерелмәгән була. Автобишек бала белән бергә машинаның арткы өлешенә чыгып оча. Арткы утыргычта барган әни кеше дә тәрәзәдән чыгып оча. Машина йөртүченең дә саклык каешын эләктермәве ачыклана.

"УАЗ" машинасының 52 яшьлек йөртүчесе һәм 23 яшьлек пассажиры төрле тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә озатыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса