Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗигаләр

Алты баласын, хатынын һәм анасын үтергән ир реанимациядә

Җинаятьче ирне кичә махсус эзләү операциясе барышында Владимир өлкәсенең Ковров шәһәрендә тоткарлыйлар.

Тоткарлаган вакытта ул хокук сакчыларына каршылык күрсәтә һәм яралану нәтиҗәсендә шифаханәгә китерелә. Аңа бүген төнлә операция ясыйлар. Хәзерге вакытта реанимациядә ята. Хәле тотрыклы.

Исегезгә төшерәбез: Түбән Новгородта яшәүче гаиләдә алты бала тәрбияләнгән. 25 июльдән бирле алар мәктәпкәчә учреждениегә йөрмәгәннәр. Тәрбиячеләр бу турыда хокук саклау органнарына хәбәр иткән.

Полицейскийларга ишек ачучы булмаган. Күршеләре моннан алдагы көнне генә әти кешене күрүләрен, аның билгесез юнәлештә китеп баруын әйткәннәр. Тәрәзә аша фатирга үтеп кергән полиция хезмәткәрләре коточкыч хәлгә тап була: фатирда алты баланы үтереп тураклаганнар.

Фаразланган үтерүче 51 яшьлек Олег Белов анасын да чабып үтергән. Владимир өлкәсендәге Гороховец шәһәрендә полиция чокырдан хатынның мәетен табып ала. Аның кемлеген күршеләр ачыкларга булышкан.

Тикшерү версиясе буенча, Белов балалары белән хатынын үтергәч, анасына качып китә. Аны да үтереп, тураклый һәм йорт янына күмә.

Шунысы да билгеле булган, үтергән вакытта аның хатыны йөкле булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса