Әлмәт таңнары

88 яшьлек әби балконнан җәймә буенча төшмәкче булган

Гомер көзе барчасының да төрлечә килә.

Кемдер чит кеше ярдәменә мохтаҗ булмыйча көн күрә, ә кайсысы ярдәмнән башка тормышының бер мизгелен дә уздыра алмый. Бик еш өлкәннәрне куркыныч уйлар били. Туганнарына йөк буласы килмәү теләге белән төзәлмәс адымнар ясаганнарның да саны бихисап. Минзәләдә туганы белән бик яхшы яшәп яткан 88 яшьлек ханымның да гомере аянычлы тәмамлана. Бервакыт туганы әбине ялгызын калдырып кибеткә чыгып китә. Әби нишләптер җәймәләр буенча балконнан аска төшәргә ниятли. Тик егылып төшә һәм шунда ук дөнья белән хушлаша.

Реклама

Полиция хезмәткәрләре аның кесәсеннән 100 мең сум акча таба. Туганының әйтүенчә, әби аларны үлемтегенә җыйган булган икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: