Әлмәт районында хуҗабикә күз алдында мунча янган
Янгын чыгуның сәбәбе мичләрне урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу булган.
Иртә таңнан Әлмәт районының Чупай авылында янгын чыккан. Урынга ашыгыч хезмәтләр чыкты. Янгын сүндерү бүлекчәләрен мунча янган участок хуҗабикәсе каршы алды. Ул вакытка түбә янып, ишелеп төшә инде. Бинаны коткарып кала алмадылар. 15 «квадрат»та мунча тулысынча янып беткән. Моның сәбәбе мичләрне урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу булган, дип хәбәр иттеләр Әлмәт районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эшләре бүлегендә.
Фото: Әлмәт районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эшләре бүлеге
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа