Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗигаләр

Әлмәтлеләр янган йорттан 87 яшьлек пенсионерны коткарганнар

Янгынның беренчел сәбәбе-газ җиһазларын төзү һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу.

Әлмәттә янган шәхси йорттан 87 яшьлек бабайны коткарганнар. Пенсионерны янган бинадан күршеләре алып чыккан. Бу хакта Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе сайтында хәбәр иттеләр.

Ут Полевая урамында башлана. Янгынның мәйданы 100 кв.м. тәшкил итә. Газ җиһазларын төзү һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу - янгынның беренчел сәбәбе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса