Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗигаләр

Әлмәт районында 23 кеше янгын сүндерүдә катнашты

Шәхси участокта йорт янган.

Ашыгыч хезмәтләр Әлмәт районының Нолинка авылының Лесная урамына  китә. Участокта бер катлы бүрәнә йорт янган. Янгын сүндерүчеләрне күршеләре каршы ала. Аларның сүзләренчә, йорт хуҗасы бинада яшәмәгән, участокка сирәк килгән.
Ут бөтен  йортны биләп алды. Түбә өлешчә янып, җимерелде. Ут теләсә кайсы вакытта биш метрлы мунчага күчә ала иде.

Янгынны коткаручылар 20 минут эчендә җиңә. Нәтиҗәдә, түбә өлешчә янып беткән, өстәвенә, ут  йортның эчен зарарлаган. Гомуми мәйданы 30 кв.тәшкил итә. Янгын нәтиҗәләрен бетерүгә гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 23 хезмәткәре һәм алты берәмлек техника җәлеп ителгән.

Алдан янгынның сәбәбе-электр җиһазларын урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу, дип хәбәр итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса