Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗигаләр

Ут белән бәхәс куертмыйк

Кышкы салкын көннәрдә янгын куркынычы тагын да арта.

Бу аңлашыла да, чөнки әлеге чорда кешеләр үзләренең торак йортларын ныклап җылыталар. Өйләрендә, фатирларында һава температурасы түбән булучылар шуңа өстәп электр приборлары да тоташтыралар. Мунча, каралты-кураларны җылыту өчен мичләрне озаклап ягалар.

Чатнама суык гыйнвар ае быел да Әлмәт җирлегендә хәвефсез узмады. Ел башыннан алып бүгенге көнгә кадәр барлыгы 13 янгын очрагы теркәлергә өлгерде, бер кеше җәрәхәтләр алып котылды, бәхеткә, үлүчеләр булмады. Ә менә узган елның шушы чорында 16 янгын чыгып, берничә кешенең гомере өзелгән иде. Быелгы янгыннарның 7 се шәһәрдә, калган 6 сы авыл җирлекләрендә (Ямашида, Урсалбашта, Кече Шуганда, Кләмәнтәйдә, Кителгада һәм Болгар-2 дә) чыккан. 3 торак йорт, 1 фатир, 4 мунча, 2 гараж янган. Халыкка хезмәт күрсәтүче оешмаларның 2 бүлмәсендә һәм 1 бакча йортында янгын чыккан. Ут белән бәйле барлык хәвеф-хәтәрләрнең сәбәпләрен тикшерә китсәң, бернинди дә яңалык юк - һаман да шул гамьсезлек, саксызлык. Төп сәбәпләр - электр һәм җылыткыч приборлардан дөрес файдаланмау, монтажлау кагыйдәләрен бозу, кыска ялганыш... Алга таба саный китсәң, боларга өйдә караучысыз калган балаларның ут белән шаяруларын, исерек килеш урын өстендә ятып тәмәке тартуны да өстәргә була.

Көннәр салкын торганда тагын да игътибарлы һәм сак булырга кирәк икәнен бар кеше дә бик яхшы белә, тик шуңа да карамастан кулдан ясалган, төзек булмаган җылыткычлар, электр приборларын файдаланудан туктамыйлар. Мунча мичләрен дә өч сәгатьтән  артык ягарга, күзәтүсез калдырырга ярамый бит. «Берни булганы юк бит әле, гел шулай итәм», ди кайберәүләр. Әйе, гел шулай итәргә дә була, тик янгын бит ул гел чыгып тормый, дөрләп бер кабына да, бар мөлкәтеңне минут эчендә юкка чыгара. «Бурдан кала, уттан калмый» дип юкка гына әйтмиләр бит халыкта. Инде буласы булган, янгын чыккан икән, кичекмәстән 01, 112 телефоннарына шалтыратырга кирәк. Тик тагын бер кисәтәбез, ут белән сак кыланыгыз, уяу булыгыз, гадәти янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәп, сез үз милкегезне, ә бәлки гомерегезне дә саклап каласыз, шул турыда исегездән чыгармагыз. Соңыннан үкенергә калмасын.

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса