Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗигаләр

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Әлмәт бүлеге хезмәткәрләре "Марти" склады территориясендә янгынны сүндерде

10 июнь көнне Әлмәт шәһәре, Объездная ур., 63 адресында  14 сәгать 25 минутта янгын турында хәбәр килде.

Оператив рәвештә әлеге урынга янгын сүндерү һәм коткару бүлекчәләре килә. Аерым торучы әзер продукция җитештерү склады януы ачыклана. 

Урында Роспотребнадзор һәм Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белгечләре һаваның чисталыгын тикшерәләр. Әйләнә-тирә мохит һәм шәһәр халкы өчен куркыныч ачыкланмый.
Зыян күрүчеләр юк.

15.26 сәгатьтә янгын бүлекләре 750 кв. м мәйданда янгынны локальләштерделәр.

Янгын сүндерүгә 60 тан артык кеше һәм 15 берәмлек техника җәлеп ителгән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса